20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Спорт яңалыклары
Яңа, 2017 елда беренче старт Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә авыр атлетика белән шөгыльләнүче Константин Миронов өчен уңышлы булды. Ул Бөгелмәдә ТР укучыларының XI Спартакиадасы исәбенә авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә иң яхшы нәтиҗәгә иреште. 2017 елның 12-15 гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә,...
-
Тәүлегенә миллионнан артык почта аша җибәрелгән әйбер
Россия почтасының безнең районда төзелгән логистик үзәге тест режимында эшли. РФның элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровның Лаеш районына танышу визитының максаты "Россия почтасы"ның эре логистик үзәге булды. Ул Татарстаннан кала Идел буеның тагын биш төбәгенә хезмәт күрсәтә. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов...
-
Игътибар! Конкурс!
"Кама ягы" газетасы һәм Лаеш районы мәгариф идарәсе уртак "Марафон-2017" конкурсы үткәрәләр. Аңа йомгак ясаганда районның укытучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре тыгыз элемтәдә торучы иң креатив мәктәпләре ачыкланачак. Тулырак мәгълүматны газета сайтыннан укыгыз: http://laishevskyi.ru/ru/photoreportaji/item/8064-vnimanie-konkurs.html
-
Лаеш авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау зур
Лаеш районы башкарма комитетының икътисад һәм эшмәкәрлек бүлегендә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йомгак ясадылар. 2016 елда 22 ярминкә чарасы үткәрелгән. Аларда район аграрийлары 29 миллион сумнан артык суммага продукция сатканнар. Җирле җитештерүчеләр көче белән җитештерелгән ит һәм балык, йомырка һәм яшелчәләр, сөт һәм бал Лаеш районында яшәүчеләр арасында гына түгел, Татарстанның...